ЛАЗАРЕТ и. фр. Хәрбиләр ятып дәвалана торган кечерәк госпиталь. Күптән түгел безнең ротага Петроград лазаретыннан бер солдат кайтты. К.Нәҗми. Аңыма килгәндә лазаретта идем инде мин. Г.Гобәй. Без менә йөргәч күрәбез: мәктәпләр ягылмый, лазаретлар ягылмый. Ә.Еники. --- чирләп, кыйналып, таушалып беткәннән соң, сәясиләрне чираттагы җәһәннәм юлы станцасына – Спасск төрмә лазаретына китереп ташлыйлар. А.Гыйләҗев |