ЛАЖ I иярт. Берәр сыгылмалы нәрсә (чыбык, камчы, чыбыркы һ.б.ш.) белән кисәк селтәнгәндә, сукканда, һавада барлыкка килгән сызгыру сыман тавышны белдерә. «Синнән картлар хезмәт итә, ә син, бәдбәхет, ялкау, оялмыйча, монда күләнкәдә рәхәтләнеп утырасың!» – дип, кулындагы кара елан төсле камчы илә бичара әсирнең аркасына лаж иттереп бик каты сукты. Ш.Мөхәммәдев |