ЛАЕШ и. Татарстанда Кама елгасы буенда урнашкан шәһәр исеме

Лаеш шулпасы эчү Кыенлыклар күрү, бик зур авырлыклар, кайгы кичерү. Кыяметдин бабай дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, лаеш шулпасын күп эчкән карт иде. М.Хәсәнов. – Без үзебез дә лаеш шулпасын аз эчмәдек, беләбез, – диде. Казан утлары. Лаеш шулпасы чөмерү к. Лаеш шулпасы эчү. Сугыш буенча укчы полкта хезмәт иткән Зариф лаеш шулпаларын аз чөмермәде. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә