ЛАЕКСЫЗ с. сөйл. 1. Тиеш булмаган, куелган таләпкә туры килмәгән, лаек булмаган. Шуңа күрә, гади һәм игътибарга лаексыз күп кенә нәрсәләр армаган күзгә ачыграк-күперебрәк күренүе бик ихтимал. Р.Батулла. Ихтирамга лаексыз кеше

2. рәв. мәгъ. 1) Тиеш булмаган рәвештә, җитәрлек югарылыкка җиткермичә. Әгәр дә берәр хезмәткәребезнең юлда үзен лаексыз тотуы, мохтаҗларга ярдәм күрсәтмәве турында ишетсәк, аның белән шунда ук хушлашабыз. Кызыл таң

2) Тиеш булмаган хәлдә, хакы булмый торып. Аның бер генә бүләге турында да «лаексыз алды» дип әйтергә берәүнең дә теле бармас. Машалла, Туфан! Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә