ЛАЕКЛЫ с. 1. к. лаек 1. Бу инде аның мондагылар арасында ихтирамга иң лаеклы кеше икәнен күрсәтә иде. А.Шамов. Анысы шулай, ләкин минем батырларга хас булган холкым өчен лаеклы эш түгел. Т.Гыйззәт. Мин тавыш бирдем илемнең лаеклы улларына. Ә.Ерикәй

2. рәв. мәгъ. Тиешле рәвештә, тиешенчә; кирәгенчә. Ләкин халкыбыз үзенекен итте, күптән инде «Татар сандугачы» дип аңа зур һәм романтик бәя бирелде, бу зур бәя һәм бөек исемне Сара Садыйкова лаеклы рәвештә югары йөртте, иҗатта үткән гомере буена шул исемгә лаеклы булды. Ә.Айдарская. Лаеклы бул туган халкыңа. Г.Хуҗиев

Лаеклы ял Пенсия яшенә җитеп, эштән тукталган ара. Гомерен җәмгыятькә файдалы хезмәттә үткәреп, лаеклы ялга чыгасы, хөрмәт һәм ихтирам сүзләре ишетәсе урынга ләгънәттән башканы ишетми. Х.Вәлиәхмәтов. Шуңа күрә ансамбльдән китеп, инде лаеклы ялларга чыгып яшәүчеләр дә аны онытмадылар. Х.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә