ЛАЕК БУЛУ ф. Нәрсәдер казану, яулау, үзенә хак итү. Бу җыр ДОСААФ өлкә комитеты тарафыннан үткәрелгән конкурста бүләккә лаек булды. С.Шакир. Татар милли опера сәнгатен тудыруга зур көч салуы өчен, Сара ханым шул елларда ук «Татарстанның атказанган артисткасы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Г.Бәширов. Лаек булса, булмаса да, кайбер артисткаларга зур исемнәрне ашыга-ашыга биргәндә, Сарага зур исемнәр бирергә, инде композитор булып киткәч тә аны танырга бик ашыкмадылар. И.Һилалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә