ЛАЕК с. гар. 1. 1) Куелган шартларга, таләпләргә җавап бирерлек, туры килгән, таләп ителгән сыйфатка ия булган. Шунда, бер әдәби очрашудан кайткач, үземә бирелгән чәчәкләрне: «Бу чәчәкләргә Сездән дә лаек хатын-кыз юк», – дип, Сара апага бүләк иткән идем. Ә.Рәшит. Шул ук Горький өлкәсендәге Камка авылында очраклы рәвештә кулга төшкән «Сәкам кыйссасы»ның нөсхәсе дә игътибарга лаек. М.Госманова. Димәк, җәмәгатьчелек тарафыннан талантына лаек бәя алган, зур ихтирам казанган шәхес ул. В.Сәйфуллин 2) Берәр максатка ярашлы, туры килердәй. Бу кыйммәтле, матур алмаз фәкать ханга лаек малдыр. М.Гафури. Үзләренең художество дәрәҗәләре белән моңарчы Тукай премиясенә лаек әсәрләрдән һич тә ким түгелләр, хәтта аларның кайберләреннән өстен дә торалар. Ә.Еники. Ярышны үстерүгә бәйле мәсьәләләр игътибарга аеруча лаек. Г.Ахунов 2. рәв. мәгъ. Таләп ителгәнчә, тиешле рәвештә, тиешенчә. Юк, барысын лаек сурәтләргә Хәямнең да, Шекспирның, Пушкинның да тел кодрәте җитмәс иде. Ф.Дунай |