ЛАДЬЯ и. рус Шахмат уенында аркылыга һәм буйга йөри ала торган, манарага охшатып ясалган шахмат фигурасы; тура. Миргалим Харисов ике ладья, ферзь белән Гатаның королен китереп кыскан иде дә, Гата бер йөреш ясагач, хәлләр Миргалим өчен бик мөшкелләнде. Р.Батулла. Мин килгәндә, интерактив тактада пешка, ат, фил, ладья, ферзь фигураларының ничек йөргәнлеген кабатлыйлар иде. Якты юл |