ЛАГУН и. рус сөйл. 1) Агач чиләк яки кечкенә агач мичкә. Кырга барганда, суны лагун белән алып бара идек 2) Арба астына тагылып йөртелә торган дегет чиләге. Мин алдамадым сине, син үзең дегет лагуны шикелле тагылып килүче. Сиңа соң эт барсынмыни? Г.Камал. [Карт:] – Баш исән калса, бер юлын табарбыз, – дип, дегет лагунын, бәрәңге бакчасына чыгарып, түтәлләр арасына яшерде. К.Тинчурин |