ЛАГМАН и. кыт. Урта Азия халыкларында таралган, сарык ите, озын токмач һәм яшелчәдән пешерелә торган милли ризык. Әмма лагман да, бишбармак та, манты да Гомәр ашказанына төшеп утыра. Р.Батулла. Лагман өчен дип әзерләнгән махсус савытка иң башта сөзелгән токмач, аннан итле, яшелчәле шулпа салырга. Ватаным Татарстан. Эш көнебез иртәнге алтыда башланса да, лагман токмачын тугызга өлгертү мөмкин түгел. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә