ЛА’ГЕРЬ и. рус 1) хәрби Ачык һавада палаткалар корып, вакытлыча гаскәр урнашкан җир. Суслонгер лагеренда бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. М.Мәһдиев. Пугачёв Бөгелмә ягындагы Чатыр тавында лагерь корып яшәгән. Мирас // Гомумән, вакытлыча яшәгән урын; торак. Шуңа күрә без, гадәттә дүрт-биш, мөмкин булса, аннан да күбрәк авыллар «көлтәсе» урнашкан бер җиргә, күл яки елга буена лагерь корып тукталабыз. М.Госманов

2) Ял итү, сәламәтлекне ныгыту һ.б.ш. чаралар үткәрелә торган, вакытлыча яшәү өчен тораклары булган урын. Бу лагерьның Гәүһәрләр мәктәбе лагере икәнен Әгъзам, әлбәттә, белә иде. Бу лагерь турында Гәүһәр күп сөйләде, шуның өстенә бу лагерьда бер баланың суга бата язуын кичә ронода да әйттеләр. Г.Әпсәләмов. Без бит кечкенәдән үк һәммәбез лагерьларда үскән кешеләр. Пионерлар – пионерлагерьда, без хәрбиләр – хәрби лагерьда, авыл кешеләре – колхоз дигән лагерьда, тоткыннар – үз лагерьларында. Безнең бөтен ил – тоташ тимер койма белән әйләндереп алынган лагерь. Ф.Яруллин. Туган тел һәм дин сабагы бирер өчен, Суомидагы милләттәшләребез балаларын берәр җәйге лагерьда туплый. Татарстан

3) Әсирләр, тоткыннар өчен төзелгән торак урын. Янгураз өчен әнә шул көннән ачлык-ялангачлык, әсирлек лагере вәхшәтләре башланды. Т.Әйди. Ерак Колыма, Магадан лагерьлары моңарчы ярап торган, хәзерге шартларда аерата куркыныч саналган тоткыннарны да, күнеккән лагерьларыннан чүпләп-йолкып, мондагы көтүләргә китереп кушканнар. А.Гыйләҗев. --- Безне, 30–40 татар-башкортны, туп-туры Берлиннан ерак булмаган Вустрау лагерена алып килделәр, анда Көнчыгыш министрлыкның ачык һәм ябык лагерьлары иде. Ябык лагерьда – төрле милләт вәкилләре, ачык лагерьда урыс генераллары урнашкан иде. Мәдәни җомга

4) Терлекне һавада тотар өчен, киртә белән уратып алынган урын, гадәттә җәйге терлек утары. Яз көне буаз таналар кышкы лагерьдан Яңа Авылдагы җәйге лагерьга күчерелә, аннан Теңкәш, Нурвахит, Фролово, Кырлаңгы, Степановка фермаларына таратылалар. Байрак

5) Бердәй карашта торган, мәсләктәш кешеләр төркеме; иҗтимагый-сәяси агым. Зөфәр дигән егет аламасы, мөгаен генә, Вәзилә апасын сатып, дошман лагерена чыккан. А.Гыйләҗев. Революциядән соң аклар лагере һәм кызыллар лагере барлыкка килде. Мирас. Бу ил бер-берсенә каршы торган ике лагерьга бүленде. Татарстан яшьләре

6) Җәмгыять өчен зарарлы, җинаятьчел, яман гадәтләрдән арындыру, тәрбияләү өчен хезмәт итә торган урын. Узган ел миңа хезмәт белән төзәтү лагеренда шефчы укытучы булырга туры килде. А.Шамов. Ике малайның олысы төзәтү лагереннан алдарак кайтты. М.Мәһдиев. Икесенә дә террор өчен егерме бишәр ел каты режимлы лагерь биргәннәр… А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә