ЛАВСАН и. рус хим. 1. 1) Полиэфирларның иң киң таралган төре: үтә күренмәле яки ак төсле, химиядә, приборлар ясауда, эретеп коеп яки тукып төрле эшләнмәләр ясау өчен файдаланыла торган чыдам синтетик матдә 2) Шул матдәдән яки шуны кушып эшләнгән тукыма. Ул төшендә дә креп-жоржетлар, нейлоннар, перлоннар, лавсаннар гына күрә торгандыр. Г.Афзал. Аягында ак оек, чалбары да яңа, килешеп тора, буй-буй соргылт лавсаннан теккән. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Шундый җептән тукылган яки шундый материалдан тегелгән. Ник дисәң, үзең беләсең, минем өстә лавсан костюм, башта менә дигән эшләпә. Н.Дәүли. Кызның өстендә кыска җиңле лавсан күлмәк. Казан утлары |