ЛА’ВР ЯФРАГЫ и. Лавр (дәфнә) агачының аштәмләткеч буларак кулланыла торган киптерелгән яфрагы. --- Газизә абыстай бер-ике лавр яфрагы биреп тормас микән, чөнки әнисенең башы тагын авырта башлады, ә кемдер, чәй белән бергә кайнатылган лавр яфрагы авыртуны шундук баса, дигән иде. Г.Шәрипова. Качып эчә алу мәртәбәгә әверелде, «аек туй» кунаклары чоланнан чыкмады, киңәшмәләргә керәсе кызыл чырайлар кершән белән акшарланды, тыйнак сөйләшүләрдә лавр яфрагы, әнис, тмин, канәфер кебек тәмләткечләр авыздан төшмәде. К.Кәримов |