ЛА’ВКА и. рус сөйл. 1) Товарларны ваклап сату өчен махсус яраклаштырылган кечерәк кибет. Мин аңа күмәч-мазар алырлык акчам юклыгын әйтәсем килмәде ---. – Лавкага барып киләсем бар, – дидем. М.Гафури. Комач лавкалары каршына килеп, озак-озак басып тордык. М.Кәрим. Балтач шагыйре миңа элеккеге лавка урыннарын, ат бәйләү урыннарын күрсәтеп йөрде. М.Мәһдиев 2) диал. Ян сәке |