ЛАВИ’НА и. нем. 1) Тау башларыннан зур көч белән ишелеп төшә торган кар ташкыны яки боз өеме. Тауларда еш кына лавиналар булып тора. Кызыклы география. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенә караганда, иң күп матди зыян салган һәлакәтләр буларак, су басулар, җир убу, лавиналар, яр һәм кар ишелүләр, давыллар һәм башка афәтләр теркәлгән. Мәдәни җомга

2) күч. Бер юнәлештә бара торган үтә көчле хәрәкәт, ташкын. Электр бушануы булганда, ионнар һәм электроннар лавинасы барлыкка килә. Физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә