ЛА’ВА I и. лат. 1) Янартаудан җир өстенә агып чыга торган, нигездә силикатлардан торган кызган сыек масса. Лава җир өстенә атылып чыккан очракта тау токымнарына әверелә. Кызыклы физика. Тавыш көчәя бара, һәм, ниһаять, лава фонтаны 4–6 метрга күтәрелгәч, кызыл тамчылар шаулап як-якка сибелә. Кызыклы география. Суынган лава төрле төстәге кристаллик гранит, каракучкыл базальт катламнары хасил итә. Үткән заманга сәяхәт

2) күч. Бер юнәлештә бара торган көчле хәрәкәт, агым; ташкын. Фәнни-техник революция лавалары аларның чыганакларын томаламасын, юлларын бумасын. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә