ЛАБЫРДА’У ф. сөйл. 1) Лабыр-лобыр итү, лабыр-лобыр килү. Ямал җиңги – лабырдап хәбәрен сөйләп торган алчак күңелле хатын. Кызыл таң 2) Юк-бар сүз, сафсата сөйләү; теләсә нәрсә лыгырдау. Мин Ватан сугышының Г.Кашшафка, аның гаиләсенә ничек кагылганын белмим, ләкин ул лабырдаган чакта, Таҗи Гыйззәтнең үз ирке белән сугышка киткән 18 яшьлек олы улы танкист Үзбәк һәм бертуган энесе Хаҗиәхмәт сугыш кырларында һәлак булырга өлгерәләр инде, икенче улы да Кызыл Армия сафларына алынып, хәрби училище тәмамлап килә ---. Әдипләр Лабырдап тору Бертуктаусыз лабырдау Лабырдап утыру Шактый вакыт бертуктаусыз лабырдау Лабырдап яту сөйл. к. лабырдап утыру Лабырдап йөрү Шактый вакыттан бирле, һәр җирдә лабырдау |