ЛАБРАДОР и. ингл. 1) геогр. Канадада бер ярымутрау; Атлантик океанның шул ярымутрау, Ньюфаундленд утравы һәм Гренландия арасындагы бер өлеше. Гольфстрим җылы агымы белән салкын Лабрадор агымы бергә кушылган урында температура 10–12° аерма күрсәтә. Кызыклы география 2) геол. Шул ярымутрауда беренче мәртәбә табылган һәм шуның исеме белән аталган, бизәнү әйберләре ясауда һәм декоратив сәнгатьтә файдаланылган минерал, кыр шпатының бер төре 3) Шул ярымутрау исеме белән аталган, сары яки кара төсле кыска йонлы эре ау этләре токымы |