ЛАБОРАТО’РИЯ и. лат. 1) Тәҗрибәләр үткәрү юлы белән төрле фәнни тикшеренү эшләре алып бара торган учреждение яки аның бер бүлеге. Криминалистларның күчмә лабораториясе ашыгыч рәвештә шунда чыгып чапты. Х.Вәлиәхмәтов. Ул миңа эш урынымны күрсәтеп, --- лаборатория шөгыльләнгән мәсьәләләрне санап күрсәтте. А.Тимергалин. Профессор --- мине кабинетында түгел, микробиология лабораториясендә кабул итте. Казан утлары

2) Шундый учреждение яки бүлек урнашкан бина. Кыш бит, хәзер күбрәк китаплар өстендә утырырга да лабораториядә генә эшләргә туры килә. Ә.Еники. Колхозның нәкъ уртасында лаборатория өе бар. М.Җәлил

3) Югары уку йорты яки мәктәп каршында кайбер предметларны өйрәнүгә ярдәм итү өчен тиешле җиһазлары һәм кирәк-яраклары булган махсус кабинет. Икенче көнне мәктәп лабораториясеннән реактивлар алып, төгәл микъдар анализы ясагач, ул чишмә суында саф шикәр барлыгына ышанды. А.Тимергалин. Лабораториядә углекислый газ табу өчен, нинди матдәләр алырга кирәк? Химия

4) күч. Берәр иҗат кешесенең иҗади эшчәнлек алымнары, иҗатына хас шәхси үзенчәлекләре. Бу әсәр, шулай беркадәр эскиз хәлендә булуы белән, безгә Тукайның иҗат лабораториясен, «шигырь кухнясы»н ачарга ныграк ярдәм итә. Н.Исәнбәт. Язучының иҗат лабораториясеннән тыш дөньяга карата булган позициясе --- һәр чыгышта фикер алышуда яңгырар дип ышанырга урын бар. М.Юныс. Олы шагыйрьнең бу хатлары аның иҗат лабораториясен, халык иҗатына мөнәсәбәтен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә