ЛАБОРАНТ и. лат. Кайбер предприятие, лаборатория, фәнни тикшеренү учреждениеләрендә эшләүче фәнни-техник хезмәткәр яки техник хезмәткәр. Аннан соң ул, мунча миче янып беткәнче, ашыгып кына, үзенең иске бер танышына – университетның химия лабораториясендә эшләүче карт лаборант янына китте. Ф.Хөсни. Авылда кичке мәктәп ачылгач, мин анда лаборант булып эшли башладым. Х.Вәлиәхмәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә