ЛАБИРИНТ и. гр. 1) Грек мифологиясендә: күп бүлмәләр, буталчык коридорлардан торганлыктан, чыгу юлын табу кыен булган бина, сарай. Ул, имеш, Крит патшасының сарае лабиринтта яшәгән. Н.Фәттах. Борынгы Мисырда һәм Элладада бик күп бүлмәләре, заллары, буталчык коридорлары булган зур бина лабиринт дип аталган. Мәдәни җомга

2) Паркларда куаклар һ.б.ш. арасында тар сукмаклар калдырып, башваткыч сыман эшләнгән урын. --- Яшь чакларны искә төшерик әле, яныбыздагы матур шәһәр чыршысы янына басып, бозлы таудан шуарбыз, боз лабиринтында адашып йөрербез. М.Маликова

3) Коридорлар, галереялар, урамнар яки юлларның буталчык урнашуы турында. Ярминкә шәһәрчеге тирәли йөзләрчә дисәтинә җирне биләп алган урам, тыкрыклар, аллы-гөлле буяулы челтәрле коймалар лабиринты… Җ.Тәрҗеманов. Әллә нинди лабиринтлар аша керә торгач, бер бүлмәгә юлыгабыз. К.Миңлебаев. Бу юлы лабиринтлар буйлап озак йөрисе булмады, камера шул бинада беренче катта гына икән. И.Сираҗи

4) анат. Кешедә һәм умырткалы хайваннарда ишетү, тигезлек саклау хезмәтен үти торган әгъза, эчке колак; эчке колактагы бормалы куышлыклар. Тавышның кайсы яктан килүен балыклар лабиринт ярдәмендә түгел, бәлки тән тиресе ярдәмендә беләләр. Кызыклы ихтиология

5) күч. Үтә катлаулы, буталчык нәрсә. Менә шунда безнең Фәндиләбез сәүдә дөньясының барлык лабиринтларына кереп чумды. Г.Ахунов. Кешенең гомер юлы исә Алла сызган серле лабиринтлар аша чиксез Мәңгелек Хакыйкатькә генә илтә аладыр. И.Вәлиулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә