ЛАБАСА кис. 1) Сөйләмдә әйтелгән фикернең эчтәлеген көчәйтә (раслауны, сорауны, инкяр итүне, гөманны һ.б.). Һәркайчан тик тор, берәр ахмак адәм сүз сөйләсә. Бел: аңа сүз кайтарудан тик тору артык лабаса. Ш.Бабич 2) Сөйләмнең экспрессивлыгын, хискә тәэсир көчен арттыра. Хәдичә түти Газиз хәсрәте, тормыш мәшәкате белән миңгерәүләнеп йөргән арада, аның төпчек улы егет булып җитә язган лабаса! Г.Бәширов. Шәфәкъ шул якта була димени? Кояш баешында була бит ул шәфәкъ, ә бу ут кыйбла ягында лабаса! В.Нуруллин |