ЛАБАЗ и. 1) Башлыча базарларда ашлык, он, көрпә һ.б.ш. белән сәүдә итә торган өсте каплаулы корылма яки ябык бина. – Бар, чыгып, әзрәк базарлар карап йөр дә кайтып ял итә торырсың, – дип, егерме сум акча тоттырып, Фатыйх абзый мине ит лабазыннан чыгарып җибәрде. В.Нуруллин. Бу вокзал, чиксез зур итеп, көймәләп эшләнеп, башын пыяла белән япкан лабазга охшый. Г.Гали

2) Берәр нәрсәне саклау, куеп тору өчен, өлешчә яки бөтенләй ябык хуҗалык каралтысы; әвеслек. Алар лабазга якын ук, диңгез кырыеннан унбиш-егерме саженьнар гына читтә, бер баракта тора иделәр. Ш.Камал. Садыйк ике лабаз арасын бүлеп алган. Г.Гобәй. Әнә җитез приказчиклар амбар яки лабаз тирәсендә бозау башы кадәрле йозакларын биклиләр. Җ.Тәрҗеманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә