ЛА кис. 1) Раслау яки инкяр итү сүзләреннән соң килеп, төп фикерне көчәйтү, аңа басым ясау өчен кулланыла. Җаның юктыр ла синең? И.Гази. [Тәзкирә:] Юк ла инде, --- нишләп үзебез өчен булсын, форма өчен. Ә.Еники. Ибрайның борынына озынборын кунды ла, каһәр! Ә.Гаффар

2) Шарт һәм боерык фигыльдән соң килеп, нинди дә булса теләкне, үтенечне, гозерне һ.б.ш. төсмерләрне белдерүдә катнаша. Балалар, зинһар, тавышланмыйча гына утырсагыз ла. Идел

3) Шарт һәм боерык фигыль формалары янында килеп, беркадәр фамильярлык, тәкәллефсезлек төсмере өсти. [Халисә:] Әй, авызыңнан җил алсын ла! Г.Гобәй. Әй, ташлагыз ла! И.Гази. [Тархан бабай:] Ай-һай ла. Китче. Бер үк сүзне гелән-гел тукымаслар. Г.Мөхәммәтшин

4) Хәбәр белдергән сүзләрдән соң килеп, шик яки шөбһә катыш теләкне белдерә. Юк ла, юкка шикләнәм, бу бит – Үлмәс абыстай. Г.Исхакый. Ярый ла эш барып чыкса уңайга. Г.Тукай. Юл баткак вә лайла, Кул-аяк богауда: Кыймылдап булмый ла! Ш.Бабич

5) Гадәттә, озын көйле халык җырларында иҗекләр санын көйнең ритмикасына туры китерү өчен кулланыла (кайбер очракларда да кисәкчәсен алмаштыра). Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар… Җыр. Кызыл ла гына төлке, урман күрке, урманнарга кереп лә югала. Суларга ла барсаң, бар иртәрәк, соңга ла калсаң, болгана. Җыр. Кемнәр генә гашыйк, ай, булмады, Сәлимәкәй, кара ла кашыңа. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә