КЯФЕР и. гар. 1) дини Ислам динендә: Аллаһының барлыгын һәм берлеген инкяр итә торган кеше. Оренбургтагы, хөррият тарафында йөрүче яшь һәм карт мөселманнарның барын да кяфер диюче Гаяз мулла дигән кешенең агасы яңа закон чыгарган. Ш.Мөхәммәдев. Ләкин күңелендәге белемсез курку һаман бетмәде генә түгел, бәлки көчәйде генә: студент та «кяфер», --- кызыл иренле Евгений да «кяфер», әллә кемнәр дә «кяферләр» – һәммәсе «кяфер», «кяфер», «кяфер». Ф.Әмирхан

2) сөйл. Мөселманнарда: башка дин кешесе. Бакчада Михаилдан йөгереп качканда күңеленә килгән китеклекне ул хәзер генә аңлап җиткерде: «Михаил мөселман түгел бит, ул кяфер бит». Ф.Әмирхан. Форточкадан пырхылдап Иннокентий очып керде. – Булды, мин сүземдә тордым! – ди бу, мине кочаклап. – Әтәч булып кычкырырга әзерлән, хәзер Татарстанда хәтта кяферләр дә татарча гына сөйләшә. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә