КЫЯФӘТСЕЗ с. 1. Шыксыз, ямьсез, матур түгел. Бу кыяфәтсез карчык белән бу хәрабә ишегалдында ялгыз калганлыгымны күргәч, мин, куркына башлаган шикелле, җәһәт-җәһәт өй ишегенә таба атладым. Ф.Әмирхан. Ә хәзер миңа кешеләр тоташ бер масса булып, төссез, кыяфәтсез җанварлар булып кына күренәләр... Т.Миңнуллин

2. и. мәгъ. Ямьсез кыяфәтле кеше. Авызда фафирус, башта картуз!.. Кыяфәтсез!.. Егетләр яратмас үзеңне. Г.Зәйнашева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә