КЫЯФӘТ и. гар. 1) Кешенең тышкы күренеше, килешкилбәте. Минем белән сөйләшкән егетнең кыяфәтен кат-кат сорады. А.Шамов. Зыяның атасы Җәләш хәзрәт кыяфәте белән бабаларына охшый. Г.Ибраһимов 2) Кешенең эчке халәтенең тышкы чагылышы. Малай күңелсез генә кыяфәт белән борылып китте. Ш.Камал. Кунакларның һәммәсенә, эчендәге салкынлыгын яшерергә тырышкан бер кыяфәт белән, берәм-берәм көлкеләр сөйләде, бераз шаярды. Г.Ибраһимов. Аның янында каушаган кыяфәттә хатыны тора. М.Галиев. Аннары, ул әллә кайчангы таныш сыман миңа күз кысты да бик җитди кыяфәт белән аңлатырга кереште. Ә.Хәсәнов 3) Нәрсәнең дә булса тышкы күренеше, көйләп куелган рәвеше. Кайчандыр чиста вә бөтенлектән нурланып тора торган бу коридор, бу бүлмәнең бүгенге кыяфәте үк мине инде шушындый бер мәлгунь сүз ишетергә әзерләп куйган ---. Ф.Әмирхан. Елганың аръягында тау артыннан сузылган завод морҗалары караңгылык эчендә әллә нинди күңелсез һәм куркынычлы кыяфәттә күренә иде. Ш.Камал. Шыксыз кыяфәткә кереп, борыны белән суга чумган машинабыз әллә ни кыстатып тормады, чирәмгә чыгып басты. К.Миңлебаев 4) әд. иск. Образ, тип. Кыяфәтләрне сайлап алуга килсәк, хикәядә икенче дәрәҗәдәге кешеләр һәммәсе бик яхшы табигый кыяфәтләрдә алынган булса да, хикәянең ике каһарманы Гали илә Зөләйха кыяфәтләренең дә дөньяда булуы бәгыйдь күренәдер. К.Насыйри |