КЫЯС и. гар. 1) Охшату, чагыштыру аша хөкем йөртү. Әгәр берәр мәсьәләгә карата Коръәндә, сөннәттә һәм абруйлы руханилар җавабында-фикерендә бердәмлек (иҗмаг) булмаса, кыяс нигезендә җавап бирелә. Мәдәни җомга

2) Үрнәк, мисал, үлчәү. Кылган эшең ничә мең кат артып китә, кыяс кылып караганда мәгарифкә тоткан расходка. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә