КЫЯРЧАЛАР и. бот. Күкчелчәләр рәтендәге, куак, ярымкуак төрләре дә булган, сабаклары, яфраклары үзенә бертөрле кылсыман каты йонча белән капланган, чәчәкләре ике җенесле, бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә торган кыяр үләннәре семьялыгы атамасы. Кыярчалар арасында күгәрчен күзе ыругыннан вак, ләкин ачык зәңгәр чәчәкле төрләре – саз күгәрчен күзе һәм кыр күгәрчен күзе билгеле. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |