КЫЯ’РКЫЙМАС рәв. Тартынып, бик оялып, беркадәр курка төшеп. Мин аңа, кыяр-кыймас кына булса да, «Этот непобедимый чеченец»ны бүләк иттем, дидем. А.Хәлим. Бала, читкәрәк китеп, стенага сөялде, ана кыяр-кыймас кына ишек шакыды. А.Әхмәт. Гөлзәбәр кыяр-кыймас аңа кулын сузды: – Рәхмәт, Мансуров абый, яхшы киңәшегезгә. Г.Бәширов |