КЫЯР и. гар. 1) Кабакчалар семьялыгыннан, үрмәләп үсәргә мыекчалары булган, озын куыш сабаклы, озынча сусыл җимеш (яшелчә) бирә торган берьеллык үлән үсемлек. Помидор, кыярларга, үзләре дауламасалар да, су бирми хәлең юк. Ш.Камал. Барыбер, барыбер яз килер, һәм сез тагын да алма, кыяр бакчаларына дүрт аякланып кунакка йөрерсез. Һ.Такташ. – Бакчагызны жәллим, кыярларыгыз бик уңа иде. – Синеке дә уңа, Мөршидә апа, ачуымны китерсәң, өлгергәч тә кыярларыңны урып чыгармын әле. Н.Гыйматдинова 2) Шул үсемлекнең ашый торган озынча, яшел төстәге сусыл җимеше. Ашъяулык өстендә тәлинкәләр, пычаклар, икмәкләр, кыярлар, кәбестәләр, чынаяк чокырлары. Г.Ибраһимов. Төннәрен яшелчә бакчасына – кыяр, кырга борчак кузагы урларга барганда, аны үзләре белән тиң санап алалар иде. Р.Хафизова. Самавыр кадәр карбызлар, ат башы кадәр татлы кавыннар, беләк кадәр кыярлар үстерәчәк. А.Хәлим |