КЫЯМӘТЛЕК и. 1. этн. Керәшен татарларындагы гореф­гадәт буенча, үлгән кешене киендереп күмә торган кием; исламда – кәфенлекнең беренче, аскы каты

2. с. мәгъ. Никах вакытында кәләш белән кияүнең әти­әнисе ролен үтәүче кешеләрне элек шулай атаганнар. Килен белән кияү тарафыннан кыямәтлек әни яки әти тирән ихтирам ителергә тиеш. Ф.Урманче. Хан пошаманга төшкән: «Син инде минем кыямәтлек карендәшем бул», – дип, сараена кайтып киткән. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә