КЫЯМӘТ и. гар. 1) Дини тәгълиматта: ахырзаман җитеп, Исрафил пәйгамбәр сурга өргәннән соң, үлгән кешеләр барысы да терелгәч, аларга карата Аллаһ тарафыннан ясала торган хөкем чыгарыласы көн; дөнья беткән көн. Курка инсаннар: «Кыямәт җитте», – дип. Ш.Бабич. Бу дөньяда ни гамәлне кылырсың – Кыямәттә җәзасын һәм күрерсең. Ә.Фәйзи. – Алар Кыямәт якынлашкан чорда хәзрәте Гайсәнең мөселман буларак дөньяга кайтачагына һәм бөтен кешеләрне «бер Тәңре» идеясе астында туплаячагына да ышана, – дип яза профессор Сәййид Насыйр. Татар милләт календаре. Кыямәт (гарәпчә – үлгәннән соң терелү), мөселманнар ышануынча, мәетләр яңадан терелеп, хисап бирү көне. Мәдәни җомга

2) күч. сөйл. Шау­шу, зур ыгызыгы, тәртипсезлек. Ахырзаман анда, кыямәт, үзара талаш, кычкырыш бара!.. Т.Гыйззәт. Газеталар, кыямәт купкан шикелле, төрле-төрле хәбәрләр, бик күп ялганнар яза башладылар. Ш.Мөхәммәдев. Октябрь инкыйлабы болай да тәмам какшаган Рәсәй тормышын чыгырдан чыгарды, әйтерсең Кыямәт көне җитте. Х.Миңнегулов

◊ Кыямәткәчә, кыямәткә кадәр (чаклы, тикле) Ахырзаманга кадәр, дөнья беткәнчегә кадәр; нәрсәнеңдер чигенә ерак булу. --- Кыямәткә чаклы җиһан сараенда минем исемем мәшһүр булып калсын. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә