КЫЯМ и. гар. 1) Аягүрә басып тору, аяк өстендә тору. Булма бер җирдә кыям, әй, юкка шатланган куян. Ш.Бабич 2) Кемне дә булса, хөрмәт йөзеннән, аягөсте каршылау 3) Намазның аягүрә үтәлә торган өлеше. Кулларны кендек өстенә баглап кую бары намаз укыганда дөрес. Кулларны шулай тоту кыямның сөннәте. Инсан һәм дин 4) Баш күтәрү, кузгалыш, чуалыш. Капчык һәр яктан тишек, ә союзник ямый алмый, көн-төн ишетелеп тора яңа халык кыямы. Г.Камал |