КЫЯК ҮЛӘН и. бот. Күрәнчәләр семьялыгыннан, чәчәкләре башакчыкка тупланган, терлек ашатуга китә торган кыяк яфраклы күпьеллык чүп үлән: русчасы: осока. Су буйлары кыяк үлән, чабып аласы иде; Мәңге сагынмаслык итеп Карап каласы иде. Җыр. Озын ял ярдан ерак та түгел, кайчандыр күл булып, хәзер кыяк үлән үскән чокырга кереп баткан иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә