КЫЯКЛЫ с. 1) Яфрагы кыяк булган, кыяклар җибәрә торган. Берөлешлеләр классына кыяклы ашлыклар (бодай, кукуруз, арыш, дөге, тимофеевка), кайбер яшелчә үсемлекләр (суган, сарымсак) керәләр. Ботаника

2) Кыяк үлән белән капланган, күпләп кыяклар үскән. Саз эчендә кыяклы түмгәк өстенә чыбык-чабыклар өеп, үрдәкләр оя ясаганнар. А.Алиш. Ул ярымутраулар куе соры тал һәм киңкиң кыяклы камыш белән капланганнар. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә