КЫЯКЛА’У ф. сөйл. Качу, качып китү, тиз генә качып юкка чыгу. Авылдан кыякласаң, егетләр яллап, җир тишегеннән дә таптырам. Н.Гыйматдинова. Сәүбәннең шактый вакыт үзе белән бергә булып та, кырын килә башлагач, аны-моны уйлап тормыйча, бер җаен табып, кызыллар ягына кыяклавын язган иде. Ф.Хөсни |