КЫЯК I и. 1) Сарымсакта, суганда, бөртекле культураларда һәм үләннәрнең кайбер төрләрендә була торган озын тар яфрак. Аларның күз яшедәй авыраеп тулышканнары яфрак, кыяк очларыннан җиргә тамды. Ә.Гаффар. Икенче көнне, кояш тегермән канатлары өстенә калкып, үлән кыякларындагы чык тамчылары ялтыр-йолтыр итә башлаган вакытта, Фатыйма белән Хәлим, --- солы урырга чыгып киттеләр. И.Гази. Көн кояшлы, җылы, кар инде эреп беткән, аяк асты кипкән, яшел чирәм кыяк ярган, койма буйларындагы куаклар сары чәчәк ата башлаган иде. Т.Әйди. Бу кыяклар аңа, тора торгач, табигатьнең ул аңлап бетермәгән, бары сизә генә башлаган ниндидер серләрен төшендерергә тырышалар кебек. Г.Бәширов

2) сөйл. к. кыяк үлән ; күрән. Куе мәтрүшкә, кыяк, бөтнек үләннәре арасыннан эзләп табарлык та түгел. Ә.Гаффар

Кыяк кебек Бик үткен кешегә карата әйтелә. Кыяк тешләү Сәүдәгәрләрнең, бөлгәннән соң, үзләре акча алган кешеләреннән качып йөрүләре. Эшләр чуала башлагач, байлар кыяк тешлиләр. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә