КЫЯ и. 1) Бик текә таш тау; шундый тауның текә бите. Ярлары кай урында шактый текә, корып, ярмаланып торган балчык кыяларны керәшәләр каян белеп тапканнардыр. А.Гыйләҗев. Ерак төньякның караңгы таш кыялары өстендә басып торган сакчылар, --- бормаланып узган окопларда утыручы совет солдатлары – бөтенесе күз алдыннан узды. Г.Бәширов. Халыкның алгы рәте, зур магазиннар тезелгән урамга җитәрәк, текә кыяга бәрелгән төсле, кинәт кенә туктады. К.Нәҗми 2) Тауның тоташ таштан гыйбарәт калку өлеше. Кыя ташында Ажгыра җилләр: – Кызган үзеңне, Яндырма, – диләр. З.Мансур. Мин торам бүген ярыңда, Басып кыя ташыңа. Ә.Исхак. Алга карыйм: бозлар кыясында Седов тора, алга кул сузган. Ф.Кәрим |