КЫЮСЫЗЛЫК и. 1) Үзүзеңә ышанмаудан килгән куркаклык. Шат, уенчак алсу йөз белән мәдрәсәгә килгәннәр, берничә ел анда яшәсә, --- мөгамәләсендә кыюсызлык, дәртсезлек, өметсезлек башлана. Г.Ибраһимов. Бер-берләрен өзелеп сөйгән кешеләр дә я чамасыз горурлык-юләрлек, я кыюсызлык, я булмаса башка юк кына сәбәпләр аркасында кавыша алмый ялгыз гомер кичерәләр. Р.Хафизова. Бу нинди кыюсызлык сездә? Ә.Еники 2) Уңайсызлану, тартыну, базмау. Оялчанлыкның, кыюсызлыкның әсәре дә юк иде анда. М.Әмир. Ул бераз тартынып, бераз кыюсызлык белән башласа да тиз ачылды, сүзгә күп колак салмыйча, бәлешләрне, салкын каз итләрен туктаусыз йота башлады. Г.Ибраһимов |