КЫЮСЫЗЛАНУ ф. Кыюсызга әйләнү; курку, тартыну, уңайсызлану, базмау. Илсөяр бер-ике атлады да кыюсызланып туктап калды. Г.Гобәй. Шәкерт, кыюсызланып, әйтергә ярыймы-юкмы дип икеләнеп торды да кинәт ачып җибәрде. Г.Ибраһимов. – Ә монда ничек соң, Мәхмүт Исламович? – дип кыюсызланып кына сорады тикшерүче. М.Галиев

Кыюсызлана бару Вакыт үткән саен кыюсызлыгы арту

Кыюсызлана бирү Һаман да кыюсызлану, кыюсызлануын дәвам итү

Кыюсызлана төшү Бераз кыюсызлану

Кыюсызланып бетү Тәмам кыюсызлану

Кыюсызланып йөрү Күптәннән бирле нәрсә дә булса эшләргә кыюлыгы җитмәү

Кыюсызланып калу Кинәт кенә кыюсызга әйләнү. Ул ничектер кыюсызланып калган, элекке Әбүзәргә тамчы да охшамаган иде. А.Тимергалин

Кыюсызланып китү Тик торган җирдән кинәт кыюсызлану

Кыюсызланып тору Кыюлык җитмичә тукталып калу, беразга тоткарлану. Актүш бераз кыюсызланып торды да көймәгә керде һәм Илсөяр каршысына килеп утырды. Г.Гобәй. Иргали янә икеләнә калды, үзе турында хәбәр салырга кыюсызланып торды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә