КЫЮСЫЗ с. 1. Кыю булмаган, кыюлыгы җитмәгән; куркак. Без нинди хәрәкәт ясарга, нәрсә дип сүз башларга белмичә, уңайсыз тик тору бәласенә дучар булган кыюсыз кунаклар хәлендә калдык. М.Әмир. Ни әйтсәң дә, Фәтхи кыюсыз. Ш.Камал. Шул юаш, йомшак, оялчан, кыюсыз Нәфисәгә мондый куәт кайдан килгән? Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. Куркып, шүрләп; тартынып, уңайсызланып. Хатын кабинетка кыюсыз гына атлап керде, әзерләп куелган урындыкка утырды. М.Галиев. Гөлбикә карчык бераз уйланып торды һәм, әйтимме-юкмы дигәндәй, кыюсыз гына болай диде. Ф.Яруллин. Менә ул юаш малай кебек кыюсыз гына сәке читендә утыра. Р.Мулланурова |