КЫЮЛЫК и. 1) Кыю булу, батырлык; тәвәккәллек. Бу урынга җиткәч, батыр кызчыкның кыюлыгы югалды. М.Әмир. Язу рәвеше дә, җөмләләрнең берсе өстенә берсе өстәлеп куерткан уйлары да, кыюлыгы да ошады миңа ошбу хат иясенең. А.Гыйләҗев. Сугыш башларга кыюлыгы җитмәде ахрысы. Р.Мулланурова 2) Кыю эш, кыю хәрәкәт, кыю кыланыш. Гришаның бу кыюлыгы бабайга бик үк ошап бетмәде. А.Әхмәт. Мине аларның күп белүе, кыюлыгы, иманнарының бөтенлеге таң калдырды. А.Гыйләҗев. Махночылар, көтелмәгән бу кыюлыктан гаҗәпкә калып, кинәт туктадылар, акайган күзләре белән «максим»ның үзләренә төбәлгән кара көпшәсенә текәлеп катып калдылар. Г.Бәширов |