КЫЮЛАНУ ф. 1) Батырлану, кыюга әйләнү, тәвәккәлләнү. Ул түгәрәкләнә төшеп, тагын да матурланган һәм шактый ук кыюланган булырга охшый иде. Г.Бәширов. Кияү, кыюланып, серле караңгылыкка атлады. Н.Фәттах. Акрын-акрын кыюланып, зур таш бинаның почмакларына, капкаларына чаклы килеп җиттеләр. Г.Ибраһимов

2) Батырчылык итү, базу, кыю. Ялчыгыз турында сорыйм, – диде яшь егет, бераз кыюланып. А.Шамов. --- күпсанлы нәни пьесалар язып, сәхнәдән бер дә төшмичә, спектакльләрдә, шахмат ярышларында чуалып йөрүем, чаңгы кроссында дүртенчебишенче урыннарга чыгуым аркасында мин, кыюланып, алар арасына барып кысылдыммы? А.Гыйләҗев. Ул, аптырап, аны ничек юатырга, аңа нәрсә дип әйтергә белмичә, берничә секунд торды, аннары, кыюланып, аның бөдрә чәчләрен әкрен генә сыйпарга тотынды. А.Шамов

3) Көчәю. Инде хәтәр холыклы кешеләр яшәгән Мөрәлене дә чыктык, алда әле ике үзән бар, буран да кыюланды. М.Мәһдиев

Кыюлана бару Торган саен ныграк кыюлану. Соңгы вакытларда көннән-көн кыюлана барган Күчәрбай көттереп тормады. М.Әмир. Кызый, торган саен кыюлана барып, тагын да шәбрәк сайрарга тотынды. Г.Бәширов

Кыюлана башлау Кыюланырга тотыну. – Ярый безгә, каткан тезгә, Равилә апаның помошнигы да, – дип җавап кайтара иде кыюлана башлаган Идрис. Ф.Яруллин

Кыюлана бирү Кыюлануын дәвам итү, һаман да кыюлык күрсәтү. – Ә сезне бер дә алдаганнары юкмы? – Кыюлана биреп, сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды ул. Х.Камалов

Кыюлана төшү Беркадәр кыюлану. Аклар, моны сизеп, кыюлана төштеләр. Г.Бәширов. Шуны искәреп, ул тиз үк кыюлана төште. Ф.Галиев

Кыюланып алу Бераз, азга гына кыюлану. Чөнки ул [Мөхетдинов] рәистән шүрли. Бу юлы ничектер кыюланып алды. Х.Камалов. – Шулкадәр җир килеп, әллә чәй дә эчертмәс идеңме? – дип, Фәтхерахманга үз баласы шикелле итеп кыюланып алды. К.Тинчурин

Кыюланып бетү Тәмам кыюлану

Кыюланып җитү Тәмам кыюга әйләнү

Кыюланып китү Кинәт кенә батыраю; нинди дә булса сәбәптән, вакыттан, вакыйгадан соң кыюлану. Ул бердән кыюланып китте. Р.Хафизова. Эчми эчкән аракыдан Сәет шактый ук кыюланып китте. Ф.Яруллин. Ә балачагалар безгә булган шундый яхшы мөнәсәбәтне күргәч, бөтенләй кыюланып киттеләр, бер-берләрен этептөртеп, машинага, Чжу карт янына менеп кунакладылар. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә