КЫЮ III ф. 1) Берәр нәрсәнең өстен кисү; кистерү. Ят куллар кагылды исә, Яшәр гомерен кисә, – Сабагын кыеп өзсә... Р.Идиятуллин 2) Чабу, чабып алу. Кайнар граната ярчыклары Кул-аягын кыеп өлгерде. Г.Сәгыйров. Селтәгән кылыч атаның Кыеп төшерде кулын. Г.Сабиров ◊ Кыеп алу Кистереп, катгый итеп әйтү, башкача сүз кузгалтмаслык итү. Теле дә аның чалгы кебек: кыеп кына ала. А.Хәлим. Кыеп салу Тиз арада кирәген бирү, тиешле отпор бирү. [Комиссар:] Дошман агентын беренче сүзендә үк кыеп салырга кирәк. Г.Бәширов Кыеп алу Беркадәр кыю. Су буенда кыяк үлән – Кыеп аласы иде. Җыр Кыеп бару Рәттән, барысын да кыю. Бер хөрмәтле шагыйребез, яшь бер шагыйрь иҗатын тикшергәндә, үләннәрне кыеп баручы чалгыны Җир шары өстендә яшен кебек ялтыратырга чакырган иде. Р.Миңнуллин Кыеп йөрү Әле, хәзер барысын да кыю. – Игеннәрнең башларын кыеп йөргәч, нигә үтермәсеннәр, – дип, Нечкәбил [Саранча белән] сүзен бетерә. А.Алиш Кыеп китү Үтеп барышлый кыю. Снаряд кыеп киткән бер кәкре агач сынган ботаклары белән таянып тора. И.Гази Кыеп кую Кыйган хәлгә китерү, алдан кыю. Зур түрәләр кушса, сорап тормый, Кыеп куя адәм җанын да. Р.Гарифуллина Кыеп салу Күпләп чабып үтерү, кыйган кебек итү (сугышта) Кыеп төшерү Бер сугуда кыю. Ул агачны гына түгел, каты ташны да кыеп төшерде. Г.Ибраһимов Кыеп чыгу Һәрберсен, башыннан ахырына кадәр кыю. Араларына килеп керә дә, ике кулында ике кылыч уйнатып, барсын да уңлы-суллы кыеп чыга. Т.Нәбиуллин |