КЫЮ II ф. Базу, батыраю, батырчылык итү (күбрәк юкл. форм. кулланыла). Эшпошыргыч тынлыктан туеп, эш вакытында бер генә шаян сүз әйтергә дә кыймаган Газинур берьюлы җанланып китте. Г.Әпсәләмов. [Исмәгыйль:] Мин барында, ничек аңа бирергә кыйсыннар. М.Фәйзи. Хисмәт абзый үзе, эченнән күпме уйланса да, ни өчен, нәрсәсе белән «Шаляпин» булуын һич аңлый алмады, башкалардан сорарга кыймады. Ә.Еники

Кыймый калу Кыярга өлгермәү, кыймыйча тоткарлану. Класс сулыш алырга кыймый калды. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә