КЫЮ I с. 1. 1) Куркусыз, батыр йөрәкле. Мин ул кыю егетнең кем икәнлеген соңыннан гына белдем. А.Әхмәт. Бер ел эчендә ул үзен батыр, кыю, курыкмас егет итеп танытты. А.Шамов. Безнең кыю егетләребез үзләренең эшләрен эшләп тә бетерделәр һәм искән җил кебек юкка да чыктылар. И.Гази

2) Батырлыкны, тәвәккәллекне белдереп, күрсәтеп торган. Закир үзенә-үзе ышанган кыю хәрәкәт белән башын селекте. Ш.Камал. «Нихәл, матур егетләр!» – дип, кыю, шаян тавыш белән исәнләште. М.Әмир. Әллә ачык елмаюы аның, Әллә кыю сүзе, беләлмәдем, Кешедәге эчке матурлыкны, Гүзәллекне миңа сөйләде. З.Мансур. Мондый кыю операциядән дошман башта, әлбәттә, бераз югалып калыр, аны авылдан бәреп чыгару, бәлки, әллә ни читен булмас. И.Гази

3) Кыенлыклардан курыкмый торган; яңага омтылучан. Ни өчен син шулай матур, таза, кыю фикерле, акыллы кеше? Д.Аппакова. Бернәрсәсе белән дә күзгә ташланмый торган бу кеше Вакытлы хөкүмәт турында, эсерлар, меньшевиклар турында дөрес, кыю һәм үткен фикерләр әйтте. И.Гази

2. и. мәгъ. Курку хисенә бирелми торган, курыкмас кеше. Кыюның бәхете алдан йөрер. Мәкаль. Мин үзем кыюларны яратам, адымнарның үлчәүгә сыймаганын... А.Гыйләҗев. Аның өчен бик күп кыюларны Үтерделәр качып почмактан. Ә.Исхак

3. рәв. мәгъ. 1) Курыкмыйча, батырларча. --- партком җыелышы булачак бүлмәгә каты басып, кыю атлап, кораллы жандармнары белән килеп керде. Г.Ибраһимов. Шул арада Мансуров бу тәҗрибәне бик кыю төстә һәм барлык колхозларда да киң күләмдә куллана башлау кирәклеген уйлап алды. Г.Бәширов. Ул бара кыю басып. Ә.Ерикәй

2) Кискен, икеләнергә урын калдырмыйча. Аннары кыю рәвештә ишекне тартып ачты. Г.Әпсәләмов. Син нинди ачык һәм кыю итеп сөйлисең хәзер. Р.Ишморат

3) Тартынмыйча, уңайсызланмыйча; оялмыйча. Ул инде аны үзенең йөри торган кызы һәм булачак хатыны кебек хис итеп, кыю гына кочагына ала торган булып китте. А.Шамов. Алар да үзләрен иркенрәк, кыюрак тота башладылар. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә