КЫШТЫ’РМЫШТЫР иярт. 1) к. кыштыркыштыр. Ишекнең эчке ягында кыштыр-мыштыр атлаган тавыш ишетелде, кемдер капшанакапшана ишек келәсен эзләде... Ф.Баттал. Идарә коридорында кыштырмыштыр килгән булып кызыксынып йөрүчеләр байтак иде. М.Мәһдиев 2) Ашыкмыйча гына кыймылдау, әкрен генә берәр эш эшләп йөрүне образлы белдерү. Өй тирәсендә кыштыр-мыштыр эш тоткан булам, абзар-кураны чистартам, кар көрим. А.Гыйләҗев |