КЫШТЫ’Р-КЫШТЫР иярт. 1) Коры үлән сабаклары берберсенә тиюдән, берәр юка, җиңел нәрсәнең икенчесенә җиңелчә орынуыннан, ышкылуыннан, нинди дә булса хәрәкәттән барлыкка килгән өзекөзек тавышны белдерә. Әмма Нәфисәгә абыйсы янында утыру, аның кычкырып-кычкырып телефонда сөйләшүен, башын кыйшайта төшеп, кыштыр-кыштыр ниләрдер язуын карап утыру бик-бик рәхәт була иде. Г.Бәширов. Төн кундык без урман куышында. Безнең яшел куыш өстеннән, Кыштыр-кыштыр тиеп ябалдашка, Җәйге яшел җилләр истеләр. Зөлфәт. Кайберләре, көзге җил агач ботакларыннан йолкып-йолкып алган коры яфраклар сыман, кыштыркыштыр арлы-бирле талпындылар, тик, билгеле бер фикергә оешып бетә, укмаша алмыйча тузгып, чәчелеп беттеләр. Ә.Гаффар 2) Вак ташлар яки ком өстеннән барганда барлыкка килгән өзекөзек тавышларны белдерә. Менә шулай таза «Газ-67» машинасы ташлы ком сипкән юлдан кыштыр-кыштыр чапкан чакта, ул аны гүя янәшәсендә тоеп бара иде. Ә.Еники 3) Терлекләр салам, печән кебек азыкны чәйнәгәндә барлыкка килгән тавышны белдерә. Төяләрнең кыштыркыштыр әллә нәрсә чәйнәгәннәре ишетелә иде. Г.Тукай. Аты кыштыркыштыр салам чәйни, ә ул үзе, бәйләп куелган кебек, аркасын баганага терәп тора да тора. И.Гази |