КЫШТЫРДА’У ф. 1) Кәгазь, печән, салам кебек әйберләргә кагылганда, өзек­өзек җиңелчә тавыш барлыкка килү, кыштыр­кыштыр килгән тавыш чыгу. Койманың теге ягында нәрсәдер кыштырдый иде. Н.Гыйматдинова. Бакчада инде агачлар саргая башлаган, аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Р.Хафизова. Шунда мич торбасы артында нидер кыштырдады, кинәт кенә чинап ниндидер шәүлә атылып чыкты. М.Галиев

2) күч. сөйл. Әкрен генә, ашыкмыйча берәр эш эшләп йөрү. Шәрига йорт тирәсендә кыштырдап көн үткәрә. Ф.Латыйфи. Госман абый озак кыштырдаганнан соң, музыканың шәбен тапты. Мәдәни җомга

Кыштырдап торган 1) Яңа, таушалмаган (кәгазь, акча һ.б.); 2) Әлегә билгеле булмаган. Менә кыштырдап торган тавышлары белән «Айфара» егетләре килеп чыкты эфирга. Мәдәни җомга. Кыштырдый торган Акча. Дәрт бар, дәрман юк дигән шикелле, хәзер ул теләк дигән нәрсәдән бигрәк кыштырдый торганы кирәк. Алдан акча йөри торган замана бит хәзер! А.Сафиуллин

Кыштырдап алу Тиз, кыска гына вакыт эчендә кыштырдау. Агачтан төшкән яфрак кыштырдап алса да йөрәге дерт итеп, буыннары калтырап куйды Гамирның. З.Фәйзуллин

Кыштырдап йөрү Әле, хәзерге вакытта бертуктаусыз кыштырдау. Аның кухня ягында кыштырдап йөрүен, анда-санда савыт-саба шалтыратып куюын ул беркавым тын гына тыңлап ятты. Л.Гыймадиева

Кыштырдап кую Азга гына бер тапкыр кыштырдау. Ул гына да түгел, ботак-яфрак тагын берничә җирдә кыштырдап куйды. И.Хуҗин. Яр читендә сылу камышлар. Рәхим итегез, гүзәл илнең бәхетле балалары, дигән кебек кыштырдап куялар. Л.Ихсанова

Кыштырдап тору Даими, бертуктаусыз кыштырдау. Ләкин салкын су урынына куш учына кыштырдап торган ком гына эләкте. Ә.Гаффар. --- һәр йортның стеналарына эленгән түгәрәк эшләпә сыман радио дигән «тәлинкәләр» эчләренә таракан кергән кебек кыштырдап тордылар да кинәт җыр сузып җибәрделәр. Г.Галиев

Кыштырдап утыру Әле, хәзерге вакытта, сөйләгән моментта кыштырдау. Башаклары саллы, һич ялган түгел, берәр карыш, сабак-саламы да адәм әйтеп адәм ышанырлык түгел, тач җикән камышыдай чайкалып, кыштырдап утыра. М.Хәсәнов

Кыштырдый башлау Кыштырдарга тотыну. Йокысы килгәч, ул [песи баласы] йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. А.Алиш

Кыштырдый бирү Кыштырдавын дәвам итү, һаман да кыштырдау

Кыштырдый төшү Бераз кыштырдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә